dcsimg

Йомшактәннәр ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages
Cantharis rustica1.jpg

Йомшактәннә́р (Contharidae) - төрле азык белән тукланучылар асотрядыннан коңгызлар семьялыгы. Гәүдә озынлыгы 15 мм га кадәр, яссыланган, төкчәләр белән капланган. Гәүдәнең тышкы капламы йомшак (исеме шуннан).

Төсе кара, кызгылт-көрән яки металлсыман яшел. Кайбер төрләрнең ана затларында өске канатлары юк. Мыеклары җепсыман яки пычкысыман. 3 меңнән артык төре билгеле, РФдә - 200 гә якын, Татарстан территориясендә - 100 ләп. Аеруча коңгырт йомшактәннәр (Con­tha­ris fusca) еш очрый. Гәүдә озынлыгы 11-15 мм, кара төстә; башының алгы өлеше, мыек урыны һәм корсак өлеше сары-кызыл; гадәттә, аркасының ян кыры уртасында кара тап бар; аяклары тоташ кара. Коңгызлар җәй башында күренә башлый, чәчәкләрдә еш очрый; кортлары туфракта, сирәк кенә агач кайрысы астында яшиләр. Ерткычлар. Бөҗәкләр белән тукланалар. Корбаннарын казналыклары беләнт отып алалар да тукымаларны эретә торган ферментлар кертәләр, аннары сыек азыкны суыралар.

Элек бу семьялыкка утлы коңгызлар да кертелгән.

Чыганаклар

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Йомшактәннәр: Brief Summary ( Tatar )