dcsimg

Каһвә агачы ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Каһвә агачы (Coffea) - мәңгеяшел үсемлекләр ыругы. Күбесенчә зур булмаган, озынлыгы буенча 4 метрга кадәр агачлар. Агачлардан каһвә бөртекләре үсәләр.

Кофе ыругының Иске Дөнья тропикасында, нигездә Африкада үсүче 40 тере билгеле. Җир шарының күп илләрендә үстерелүче аравия кофе агачы (C.arabica) зур икътисади әһәмияткә ия. Бу үсемлекнең туган иле — Эфиопия. Хәзер дә Абиссин тавының елга үзәнлекләрендә диңгез өсте тигезлегеннән 1000—2000 м биеклектә кофе агачы әрәмәлекләрен очратырга мөмкин. Бу—мәңге яшел куак яки 8—10 м биеклегендәге агач . Яфраклары тиречел, куе яшел. Чәчәкләре яфрак куентыгында урнаша, таҗы ак, озын көпшәле. Җимешләре кызыл яки кара-зәңгәр төстә, сусыл. Алар 2 эре, овал, кабарынкы, каты эндо-спермлы орлыклы. Җимеш тирәлегеннән аерылган орлыкларны (кофе бөртеген) кыздыралар, төяләр һәм шуннан безгә таныш эчемлек — каһвә әзерлиләр. Орлыклары үзәк нерв системасын ярсытучы, йөрәк эшчәнлеген көчәйтүче кофеин алкалоидына ия.[5]

Искәрмәләр

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары

Каһвә агачы: Brief Summary ( Tatar )

provided by wikipedia emerging languages

Каһвә агачы (Coffea) - мәңгеяшел үсемлекләр ыругы. Күбесенчә зур булмаган, озынлыгы буенча 4 метрга кадәр агачлар. Агачлардан каһвә бөртекләре үсәләр.

Кофе ыругының Иске Дөнья тропикасында, нигездә Африкада үсүче 40 тере билгеле. Җир шарының күп илләрендә үстерелүче аравия кофе агачы (C.arabica) зур икътисади әһәмияткә ия. Бу үсемлекнең туган иле — Эфиопия. Хәзер дә Абиссин тавының елга үзәнлекләрендә диңгез өсте тигезлегеннән 1000—2000 м биеклектә кофе агачы әрәмәлекләрен очратырга мөмкин. Бу—мәңге яшел куак яки 8—10 м биеклегендәге агач . Яфраклары тиречел, куе яшел. Чәчәкләре яфрак куентыгында урнаша, таҗы ак, озын көпшәле. Җимешләре кызыл яки кара-зәңгәр төстә, сусыл. Алар 2 эре, овал, кабарынкы, каты эндо-спермлы орлыклы. Җимеш тирәлегеннән аерылган орлыкларны (кофе бөртеген) кыздыралар, төяләр һәм шуннан безгә таныш эчемлек — каһвә әзерлиләр. Орлыклары үзәк нерв системасын ярсытучы, йөрәк эшчәнлеген көчәйтүче кофеин алкалоидына ия.

license
cc-by-sa-3.0
copyright
Википедия авторлары һәм редакторлары